Центр детского и семейного чтения

Туган телем - бай мирас

Халыкара туган тел көне кысаларында, 20 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, “Туган телем - бай мирас” дип аталган әңгәмә үтте. Анда 1нче мәктәпнең VI-VII сыйныф укучылары чакырылган иде.

Әңгәмә барышында, китапханәче укучыларга һәр милләтнең үз туган теле, кешеләрнең дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшүе турында әйтте. Укучылар  китапханәдә булган Ожегов, Даль һәм чит телләр сүзлеге белән танышты, “Ә син беләсеңме?” дип аталган викторинада катнашты. Ахырдан, телләр турында видеороликтан өзек карады.