Балалар язучысы Павлованы укыдык
17 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге, #читаемкнигиНиныПавловой дип аталган V Регионара акцисенә кушылып, “Балалар язучысы Павлованы укдык” дигән уку сәгате үткәрде. Анда Писмән микрорайонының яшь китап сөючеләре катнашты.
Иң элек, китапханәче укучыларга авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача сөйләп үтте һәм аларга авторның берничә әсәрен укып чыгарга тәкъдим итте. Балалар «Чьи башмачки?» һәм «Жёлтый, белый, лиловый» хикәяләрен сайлап укыды, ахырдан аның буенча үзара фикер алышты. Әлеге төр чарада балалар зур теләк белән катнаша, чөнки бу авторның әсәрләрен укырга аеруча яраталар.