Центр детского и семейного чтения

Блокада хатирәсе мәңгелек

1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәге “Блокада турында укыйбыз” дип исемләнгән II Бөтенроссия акциясенә кушылып,  “Блокада хатирәсе мәңгелек” дигән хәтер сәгате үткәрде. Анда 1нче мәктәп укучылары чакырылган иде.

Китапханәче укучыларга авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары, андагы халыкның тиңдәшсез батырлыгы турында сәйләде. Укучылар ул еллардагы халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм батыр булуы турында фильм карады, ахырдан, Валерий Воскобойниковның «Девятьсот дней мужества» китабыннан өзек укыды.