Куркынычсыз интернет
«Внимание, опасная компания!» максатчан программасы кысаларында, 8 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Куркынычсыз интернет” дип аталган әңгәмә сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең урта сыйныф укучылары чакырылган иде.
Әңгәмә барышында, китапханәче укучыларга Интернет челтәрендә үз-үзләрен тоту турындагы төп кагыйдәләрне атады, компьютер уеннары уйнаганда, аларның үзләре дә сизмәстән интернет тоткынына әверелүе турында видеороликтан өзек күрсәтте. Укучылар әлеге ролик буенча үз фикерләрен әйтте. Ахырдан, алар "Интернет һәм мин!” дип аталган уенда катнашты.