Хәлиткеч Сталинград сугышы
Быелның 2 февралендә Совет гаскәрләренең Сталинград өчен барган каты бәрелешләрдә җиңүенә 78 ел булды. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәге «200 минут уку: Сталинградка багышлана» дип аталган Бөтенроссия акциясенә кушылды. Аңа 1нче мәктәп укучылары чакырылган иде.
Укучылар китапханәчене зур игътибар белән тыңлады. Ул Совет солдатлары һәм гади халыкның кылган батырлыклары, сентябрь аенда фашистларның Сталинград эченә һөҗүм итеп керүе, һәр бина, йорт өчен каты сугыш барган булуы турында сөйләде. Ләкин, ачлык еллары, салкын булуга да карамастан, Совет солдатлары Сталинградны саклап калып, 1943 елның 2 февралендә әлеге сугышны зур җиңү белән тәмамлый. Ахырдан, укучылар Сергей Алексеевның “Рассказы о маршале Жукове” китабыннан өзек укыды.