Рус халык уены «Куянкай»
«Uen Fest» балалар фестивале проекты кысаларында, 2 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә «Куянкай» рус халык уены үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
«Uen Fest» – онытылып баручы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу, уеннар ярдәмендә балаларны мәдәниятка тарту максатында оештырылган проект. Бу көнне укучыларга «Куянкай» рус халык уены тәкъдим ителде. Түгәрәккә басып, көй башлануга алар “Куянкай” җырына әйлән-бәйлән әйләнде, җырда башкарылганча күнегүләр ясады. Уен балаларга бик ошады, китапханәдән алар күтәренке кәеф белән таралышты.