Центр детского и семейного чтения

Блокада икмәге

27 гыйнвар илебез тарихында истәлекле вакыйга. Совет халкына ул 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелгән көн буларак билгеле. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә бу көнне “Блокада икмәге” дип аталган Бөтенроссия хәтер акциясе үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакылырган иде.

Китапханәче укучыларга сугыш еллары вакытында Ленинград халкының батырларча немец солдатларына каршы торуы, икмәк заводының эше, икмәкнең ни өчен нәкъ менә блокада икмәге дип аталуы турында сөйләде. Ахырдан, укучылар әлеге тема буенча оештырылган онлайн-викторинада катнашып, Диплом белән бүләкләнде.