Алиш иҗаты турында
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 25 гыйнвар көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Алиш иҗаты турында” дип аталган мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакылырган иде.
Чара барышында китапханче укучыларны балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның бик оста каләм иясе, балалар өчен төрле әкият, шигырь, әсәрләр иҗат итүе турында сөйләде. Укучылар зур кызыксыну белән Алиш әкиятләре буенча оештырылган викторинада катнашып, сорауларга җавап бирде. Ахырдан, аларга “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы” мультфильмнарыннан өзек тәкъдим ителде.