Яңа елга җырлап кердек
28 декабрь көнне шәһәрнең “Юбилейный” ял паркында “Яңа елга җырлап кердек” дип атлаган уен программасы үтте. Аны Балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре оештырган иде.
Бәйрәмгә килгән балалар бу көнне саф һавада оештырылган төрле уеннарда, Яңа ел темасына багышланган табышмак чишүдә, викторинада катнашты. Татлы бүләкләрне дә мулдан алдылар. Җыр-шигырь, бию, уен-көлке тәмамлангач, барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.