Центр детского и семейного чтения

Яңа елны көткәндә

Яңа ел бәйрәме алдыннан, 1нче мәктәпнең V сыйныф укучылары Балалар һәм гаилә уку үзәгенә  җыелып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп үтте.

Иң элек, китапханәче укучыларга фейерверк һәм ут гирляндалары кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Ачык утны дөрес кулланмаганда, бәла-каза килеп чыгу куркынычының бермә-бер артуына басым ясады. Ул вакытта 112 яисә 01 телефоннарына шалтыратып, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен чакырырга кирәклекне искәртте. Мультимедия презентациясе ярдәмендә алар “Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” белән танышты, тема буенча видеоролик карады.