Татар халык уеннары
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 23 декабрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Татар халык уеннары” дип аталган мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакылырган иде.
Чара барышында китапханче укучыларны татар халкының Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе, Карга боткасы, рус халкының Пасха, Рождество, Крещение кебек зур бәйрәмнәре белән таныштырды. Зур кызыксынуларын күрсәтеп, укучылар үзләренең нинди гореф-гадәт, йолаларда катнашкан булуларын әйтте, әлеге тема буенча төзелгән филвордта катнашты, ә инде ахырдан мультфильмнан өзек карады.