Центр детского и семейного чтения

Тылсымлы көйләр илендә

“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 27 ноябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Тылсымлы көйләр илендә” дип аталган мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакылырган иде.

Чара барышында китапханәче укучыларны әкияти көйләр иленә алып кереп китте. Ноталарны исләренә төшереп, аларны атап чыкканнан соң, укучылар көйнең ничек барлыкка килүе, аларны кемнәр ярдәмендә башкарылуы, презентация аша танылган композиторлар, татар һәм рус эстрадасы башкаручылары турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады. Ахырдан, “Көйне танып бел” уенында катнашып, җырларны атады, әлеге темага багышлап төзелгән филворд һәм сканворд чиште.