Россия символлары
19 ноябрь көнне Лениногорск районы укучылары "Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары” Бөтенроссия олимпиадасында катнашты. Аның оештыручысы - Россия дәүләт балалар китапханәсе.
Писмән микрорайоны балалары өчен ул 1нче мәктәп базасында үткәрелде. Анда IV-VII сыйныф укучылары катнашты. Һәр катнашучыга олимпиада биремнәре таратылып, алар 10 сорауга җавап бирергә тиеш булды. Укучылар олимпиадага зур кызыксыну күрсәтте һәм сорауларга дөрес җавап бирде.