Центр детского и семейного чтения

Җиңү батырлары

“Без - Җиңү оныкчыклары!”  региональ акциясе кысаларында, 3 ноябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Җиңү батырлары” дип аталган уку көне үтте. Анда 1нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары чакылырган иде.

Чара барышында, китапханәче укучыларга күренекле совет хәрби башлыгы, Совет Берлеге Маршалы Георгий Жуков һәм аның батырлыгы турында сөйләде.  Аның  1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Мәскәү өчен сугышта, Ленинград фронтында, Сталинград сугышында, Курск сугышында, Висла-Одер һөҗүмендә, Берлин өчен сугышта зур роль уйнавы турындагы чыгышны укучылар зур кызыксыну белән тыңлап, аның турында презентацияне дә яратып карады. Ахырдан, укучылар  “Чудо-маршал” викторинасы буенча сорауларга җавап бирде.