Казан буенча сәяхәт
Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 30 октябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Казанның истәлекле урыннары” дип аталган мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакылырган иде.
Иң элек, китапханәче укучыларны Казан шәһәренең оешу тарихы, кызыклы фактлары һәм танылган шәхесләре белән таныштырып үтте. Презентация ярдәмендә укучылар шәһәр буенча виртуаль сәяхәт кылды, күп кенә истәлекле урыннарында булды. Ахырдан, укучылар әлеге дәрес буенча кечкенә викторинада катнашты.