Баскыч төбенә җыелып...
9 октябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Баскыч төбенә җыелып...” дип исемләнгән уку сәгате үтте. Анда Писмән микрорайонында яшәп, китпаханәгә йөрүче иң актив китап сөючеләр килгән иде.
Кояшлы матур көнне китапханәче дә, балалар үзләре дә урамда үткәрергә тәкъдим итте. Баскыч төбенә жыелышып, бу көнне Геннадий Снегирёвның «Как птицы и звери к зиме готовятся» дигән китабын укыдык.