Центр детского и семейного чтения

Без – сәламәтлек һәм спорт яклы

11 сентябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Без – сәламәтлек һәм спорт яклы” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәче укучыларга файдалы һәм яман гадәтләр, шулай ук файдалы һәм зыянлы ризык турында сөйләде. Укучыларны ял иттерү максатыннан, аларга спорт турында филворд, сәламәтлек турында сканворд тәкъдим ителде. Ахырдан, балалар белән әлеге тема буенча викторина үткәрелде.