Центр детского и семейного чтения

Без Җиңү оныкчыклары!

“Без Җиңү оныкчыклары!” регионара акциясе кысаларында, 11 сентябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Алар да җиңү яулады: сугыш кырында хайваннар” дип аталган уку сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәче укучыларга сугыш кырында солдатларга ярдәм иткән этләр, песиләр, күгәрченнәр һәм башка хайваннар турында кызыклы мәгълүмат сөйләде.  Моннан тыш, атлар да, диңгездәге дельфиннарның да җиңү яулауда роле зур булуы турында әйтте.  Ахырдан укучылар әлеге тема буенча видеороликтан өзек карады һәм А.Митяевның “Шестой – неполный” әсәреннән өзек укыды.