Центр детского и семейного чтения

Кызыклы дәресләр илендә

1 сентябрь көнне Лениногорск китпаханәчеләре "Бегущая книга - 2020" бөтенроссия акциясенә кушылып, шәһәрнең Г.Тукай исемендәге аллеясында "Кызыклы дәресләр илендә" дип исемләнгән чара үткәрде. 

Аның барышында, китапханәчеләр мәктәп укучыларын  кызыклы викторина, уеннарда катнашырга чакырды. Укучылар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирде, табышмак чиште. Ахырдан, һәр катнашучыга буклет бүләк ителде.