Центр детского и семейного чтения

Җәйнең матур чаклары

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә китап күргәзмәсе эшли башлады.  Ул “Җәйнең матур чаклары” дип атала.

Күргәзмәдә балалар авторларының иң кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләре, әсәрләре,  әкиятләре тупланган. Ул гына да түгел, башларын эшләтергә теләүчеләр өчен  Эдуард Успенскийының “Логик мәсьәләләр” китабын алып карарга була.  

Күргәзмә 1 июньнән 14 августка кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!