Анатолий Митяев турында фильм карыйбыз
14 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге "Анатолий Митяев турында фильм карыйбыз" дип аталган халыкара акциядә катнашып, сертификат белән бүләкләнде.
Ул ел саен үткәрелә торган "Митяев укулары" уңаеннан оештырылып, язучы, сценарий куючы, «Пионерская правда» газеты җаваплы секретаре, «Мурзилка» балалар журналының баш редакторы, «Союзмультфильм» студиясенең баш редакторы Анатолий Митяевка багышлана.
Акцияне оештыручы - Рязан өлкәсенең балалар китапханәсе.