Центр детского и семейного чтения

Мәскәү өчен каты көрәштә

“Без - җиңү оныкчыклары” III регионара акция кысаларында, 17 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Мәскәү өчен каты көрәштә” дип исемләнгән дәрес әңгәмә үтте. Анда Писмән районында яшүче оештырылмаган балалар катнашты.

Китапханәче укучыларга 1941 елның 22нче июнендә башланган Мәскәү сугышы батырлары, тылда көрәшүчеләр турында сөйләде. Аннан соң С.Алексеевның “Бөек Ватан сугышы турында хикәяләр” китабыннан “Алар Мәскәүне саклады” дип исемләнгән хикәясен укыды. Әлеге хикәягә укучылар аеруча зур кызыксыну күрсәтте. Ахырдан сугыш чоры балалары темасы буенча тылда көрәшүчеләр турында кызыклы сөйләшү булды.