Җиңү оныкчыклары укый
16 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге “Җиңү оныкчыкларының укучылар армиясе” исемле акциясендә катнашты. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапханәчеләр укучыларны сугыш темасына күргәзмә ясап, китаплар әзерләп каршы алды, чарада дошманга каршы яу кырында көрәшкән якташларыбыз турында сөйләде. Бу көнне сугыш турында шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укыды.