Туган ягым – яшел бишек
Укучының мәдәги көндәлеге проекты кысаларында, 13 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзегендә “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Туган як табигате, аның мәдәниятына тукталып, китапханәче укучыларны иң элек мәдәният төшенчәсе белән таныштырып үтте, республика һәм төбәгебезнең истәлекле урыннарын атады. Видео презентация ярдәмендә алар Казан, Болгар, Биләр һәм Татарстанның башка истәлекле урыннарында, шулай ук шәһәр һәм районыбызның архитектур урыннарында виртуаль экскурсиядә булды. Теманы һәм әлеге дәрестә алган белемнәрен ныгыту максатында, ахырдан укучылар туган як турында викторина сорауларына җавап бирде.