Урамда да сак бул!
«Внимание, опасная компания» максатчан программасы кысаларында, 11 мартта Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “ Урамда да сак бул!” дип исемләнгән дәрес-әңгәмә үткәрелде. Анда Писмән микрорайонында яшәүче оештырылмаган балалар чакырылды.
Иң элек китапханәче укучылар белән урамда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә ярамаганны искәртте. Укучылар өчен “Урамда да сак бул!” дип исемләнгән видео презентация әзерләнгән иде. Ахырдан, балалар игътибарына “Куркынычсызлык әлифбасы” дип исемләнгән мультфильмнан өзек тәкъдим ителде.