Центр детского и семейного чтения

Әниләр турында укыдык!

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 4 мартта Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Әниләр турында укыйбыз” дип исемләнгән республика акциясе үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч  сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәче укучыларга 8 Март бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләп үтте. Дәвам итеп, укучылар игътибарына Нәкыйп Каштановның “Канатлы ай” хикәясен укыды. Үзләре дә укырга теләк белдереп, укучылар Б.Емельянованың «Рассказы о маме», С.Георгиевскаяның «Галина мама», А.Платоновның «Ещё мама» әсәрләреннән өзек укыды. Йомгаклап, әлеге әсәрләр буенча викторина оештырылды. Укучылар зур кысыксыну белән сорауларга җавап бирде, укыган әсәрләре буенча үзара фикер алышты.