Центр детского и семейного чтения

Тормышыңны яшьтән сакла

«Внимание, опасная компания» максатчан программасы кысаларында, 28 февраль көнне Балалар  һәм гаилә уку үзәгендә “Тормышыңны яшьтән сакла” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

Иң элек китапханәче укучыларга сәламәтлекнең кеше тормышында иң мөһим урында торуы турында сөйләде. Видео презентация ярдәмендә алар яман гадәтләр һәм алардан саклану юллары, әнә шул гадәтләр турында ролик карады. Викторина сорауларына җавап биргәннән соң, үзләре дә сәламәт булу кагыйдәләрен искә төшерде, сәламәт яшәү рәвеше турында  фикерләре белән бүлеште.