Май чаптык – коймак ашадык!
Май чабу бәйрәмен 1нче мәктәп укучылары зур түземсезлек белән көтеп ала. Көтмәслек тә түгел бит – тәмле коймак ашап, кайнар чәй эчеп, күңел ачу бәйрәме бит ул.
Шушы көннәрдә әлеге бәйрәм Балалар һәм гаилә уку үзәгендә үтте. Анда мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапханәчеләр бәйрәмнең иң матур гореф-гадәтләрен искә төшерде, аның ничек үтүе турында сөйләде. Укучылар исә, табышмак чиште, “Мәкальне дәвам ит” уенында катнашты, җыр җырлады.
Бәйрәмне тәмамлап, әлбәттә, мул табын алдында чәй эчү оештырылды. Балалар белән рәхәтләнеп коймак ашадык, мультфильмнан өзек карадык һәм карачкы яндырдык.