Центр детского и семейного чтения

Александр Матросов батырлыгы

«Безграничное чтение» III регионара акциясе кысаларында, 20 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Александр Матросов батырлыгы” дип исемләнгән дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакырылыган иде.

Дәрес барышында, китапханәче видео презентация кулланып, балаларга 19 яшьлек комсомол егет Александр Матросовның, дошман амбразурасын күкрәге белән каплап, тиңдәшсез батырлык ясавы турында сөйләде. Үлгәннән сәң, әлеге батырлыгы өчен, аңа  Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Дәресне йомгаклап, укучылар тема буенча китапханәче биргән сорауларга җавап бирде.