Ил батырлары белән данлыклы
“Без - җиңү оныкчыклары” III регионара акция кысаларында, 19 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ил батырлары белән данлыклы” дип исемләнгән чара үтте. Анда 1нче мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакырылган иде.
Видео презентация аша, китапханәче укучыларны сугышта катнашкан якташ геройлар белән таныштырды. Лениногорск җире батырлары Бөек Ватан сугышның беренче көннәреннән ахыргача мылтык тотып дошманга каршы көрәшә. Кайберәүләргә туган илгә әйләнеп кайтырга язмый, сугыш кырында ятып калган алар. Китапханәче укучыларны әнә шул солдатларга Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында кызыклы мәгълүмат белән таныштырды.
Ахырдан укучылар игътибарына Константин Фединның «Мальчик из Семлёва» исемле әсәре тәкъдим ителде.