“Туган як буйлап...”
14 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «По родной земле на гусином крыле» дип исемләнгән рәсем һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Яшь рәссамнар иҗат иткән картиналар татар халык әкиятләре персонажларын чагылдыра. Укучылар шулай ук туган як табигатен, татар халкының милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен дә яратып ясый икән. Рәсемнәр акварель, гуашь, төсле каләм, маркер белән ясалган. Ә инде кул эшләрен балчыктан иҗат иткәннәр.
Күргәзмә 24 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз!