М.Җәлил:“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”
21 февральдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлынган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Анда 1 мәктәпнең II сыйныф укучылары катнашты.
Кичә барышында китапханәче укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, аның сугыштагы батырлыгы, дошман кулына эләгеп, геройларча һәлак булуы турында сөйләде. Шагыйрь батырлыгы татар халкының кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилли, дип ассызыклап үтте. Китапханәче Җәлилнең, бигрәк тә " Моабит дәфтәрләре" циклына кергән шигырьләренә тукталды һәм укучыларга аның “Кызыл рамошка” шигырен тәкъдим итте. Ә инде “Батыр куян” шигырен балалар үзләре кычкырып укыды.