Нина Павлова китаплары илендә
6 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә #читаемкнигиНиныПавловой дип исемләнгән IV Регионара акциясе үтте. Анда №1 номерлы мәктәп укучылары катнашты.
Иң элек, китапханә хезмәткәрләре, укучыларны авторның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Укучылар балалар язучысы Нина Павлованың күп кенә кызыклы хикәяләр, әкиятләр авторы булуын белде. Ә инде «Чьи башмачки?», «Земляничка», «Котята» хикәяләрен укып чыкканнан соң, аларның эчтәлеген сөйләде һәм геройлары турында үзара фикер алышты.