Центр детского и семейного чтения

Сталинград турында укыйбыз

3 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге «200 минут чтения: Сталинграду посвящается» III  Бөтенроссия акциясенә кушылып, уку сәгате үткәрде. Анда 1нче мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакылырган иде.

Китапханәче укучыларга хәлиткеч Сталинград сугышының тарихы, аның ни өчен нәкъ менә 200 көн һәм төн барганлыгы турында сөйләде.  Моннан тыш, укучылар 1942-1943 елларда Сталинград сугышы вакытында, Мамай курганында барган каты бәрелешләр урынында "Сталинград сугышы Каһарманнарына" "Ватан-Ана чакыра" һәйкәле белән мемориаль комплекс урнашкан булуы турында да белде. Ахырдан укучылар игътибарына С.Алексеевның “Рассказы о маршале Жукове” әсәре тәкъдим ителде.