Центр детского и семейного чтения

Бала һәм компьютер

30 гыйнвар көнне Балалар һәм гаилә уку йортында, «Внимание, опасная компания!»  максатчан программасы кысаларында, “Бала һәм компьютер” дип исемләнгән дәрес-әңгәмә үтте. Анда 1нче урта мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары катнашты.

Китапханәче укучыларга компьютер уеннарының тискәре йогынтысы турында, экран каршында озын-озак утыру сәбәпле, күрү сәләтенең начараюы, иммунитетның төшүе, баш авырту, тиз ару, йокысызлык кебек авыруларның килеп чыгуы турында сөйләде. Укучылар компьютерның кеше сәламәтлегенә зыян салуын яхшы аңлый, китапханәче белән үткәргән әңгәмә барышында алар бер-берсе белән компьютер алдында утырганда, сәламәтлекләренә зур зыян килмәсен өчен,  файдалы киңәшләре белән бүлеште.