Центр детского и семейного чтения

“Без - җиңү оныкчыклары”

29 гыйнвар көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган, “Без - җиңү оныкчыклары” дип исемләнгән III регионара акциягә кушылды.

Чарага 1нче мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәчеләр укучыларга бу көннең Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булуы, Совет гаскәрләренең канкойгыч сугышта Ленинград блокадасын өзеп, шәһәрне фашист камавыннан азат итүе турында сәйләде. Укучылар Ленинград халкы кичергән авырлык турындагы мәгълуматны игътибар белән тыңлады. Чара ахырында укучыларга Валерий Воскобойниковның «Девятьсот дней мужества» китабыннан «Дневник Тани Савичевой» исемле әсәре укылды.