Татарстан музейлары
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 15 гыйнвар көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Татарстан музейлары” дип исемләнгән кызыклы программа үтте. Анда 1нче мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапханәче укучыларга Татарстанда булган данлыклы музейлар, аларның оешу тарихы, саклана торган экспонатлары турында сөйләде. Ул гына да түгел, Россия һәм илдә булган иң кызыклы музейлар турында да әйтеп үтте. Укучылар үзләре дә 1нче мәктәптә урнашкан музей, андагы экспонатлар турында сөйләп үтте. Ахырдан, укучыларга музейлар турында видеопрезентация тәкъдим ителде.