Хуш киләсең Яңа ел!
3 гыйнвар көнне шәһәребезнең “Юбилейный” ял паркында, шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен, "Хуш киләсең Яңа ел!" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үтте. Аны Балалар һәм гаилә уку үзәге, шулай ук 2нче, 3нче китапханә филиаллары хезмәткәрләре оештырган иде.
Бәйрәмнең иң төп кунаклары, әлбәттә, балалар булды. Бу көнне китапханәчеләр алар өчен кызыклы уен программасы тәкъдим итте. Әти-әниләре белән бергәләшеп, алар төрледән-төрле конкурсларда катнашты, җыр башкарды, шигырь сөйләде, табышмаклар, ребуслар чиште.
Ахырдан, чыршы тирәли әйләнгәннән соң, китапханәчеләр һәр катнашучыга бүләкләр тапшырып, чыршы каршында истәлеккә фотога төштеләр.
Бәйрәмдә утызлап бала катнашты.