Татар халкының гореф-гадәтләре
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 23 декабрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, “Татар халкының гореф-гадәтләре” дип исемләнгән мәдәни сәгать үтте. Анда 1нче мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакылырган иде.
Китапханәчеләр укучыларга татар халкының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында видео-презентация әзерләгән иде. Татарларның күптәнге йолалары турындагы чыгыш аларда аеруча зук кызыксыну уятты. Алар балага исем кушуның гаилә өчен генә түгел, ә хәтта күршеләр, туганнар өчен дә зур бәйрәм булуын белде. Ә инде “Карга боткасы” алар өчен иң “тәмле” бәйрәм булып тоелды. Чөнки, бу көнне урамда олылар ботка пешереп, бәйрәмгә килгән һәркемне ботка белән сыйлый. Ахырдан, балалар бәйрәмнәр турында китапханәче сорауларына җавап бирде, үзләре катнашкан татар бәйрәмнәре турында сөйләде.