Центр детского и семейного чтения

Театрның ике ягында

25 ноябрьдән Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Театрның ике ягында” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул Россиядә игълан ителгән театр елына багышланып оештырылган.

Күргәзмәдә төрле темаларны яктыртучы китап-журналлар белән беррәттән, бу теманы чагылдыручы күп төрле җиһазлар да урын алган. Әлеге театраль почмак өлкән яшьтәге шулай ук яшь китап сөючеләрдә дә зур кызыксыну уятты.

Күргәзмә 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез!