Китап яши торган йорт
25 ноябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Китап яши торган йорт” дип исемләнгән библиодәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапханә хезмәткәрләре укучыларга китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, кычкырып сәйләшергә, йөгерергә ярамаганлыгы турында искәртте, эшли торган заллар турында сөйләп үтте. Залларның беренчесе – әбүнәче залы. Биредә сайлап алган китапны өйгә алып укырга ярый. Ә менә уку залындагы китапларны өйгә алып китәргә ярамый, аны бары тик китапханәдә генә укыйлар. Укучылар китап саклана торган бүлмәләрне дә карап чыкты, берничә китапның ертылган битләрен ябыштырды. Ахырдан, уен уйнады, мультфильмнан өзек карады. Чарада 14 укучы катнашты.