Центр детского и семейного чтения

Татарстан энҗеләре

13 ноябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 1нче мәктәпнең  III-IV  сыйныф укучылары өчен “Татарстан энҗеләре” дип исемләнгән дәрес-әңгәмә үтте.

Китапханәчеләр укучыларны  республикабыз территориясендә урнашкан тыюлыклар турында кызыклы мәгълүмат белән таныштырды, кайберләре буенча укучылар виртуаль сәяхәт кылды. Әңгәмә барышында, алар Татарстанның гына түгел, ә хәтта, Халыкара Кызыл китапка кертелгән хайваннар, кошлар, үсемлекләр турында да белде, әлеге темага багышланган кроссворд чиште, “Җәнлекне танып бел!” дип исемләнгән уенда катнашты.