Центр детского и семейного чтения

Һөнәрләр Калейдоскобы

11 октябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, 1 нче урта мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары өчен, "Һөнәрләр Калейдоскобы" дип исемләнгән фестиваль үтте.

Укучылар һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Китапханәче аларга дөньяда булган төрле төрдәге һөнәрләр турында сөйләде, моннан тыш, алар һөнәрләр белән танышып кына калмыйча, сорау-җавап формасында оештырылган викторинада катнашты,  үзләренә ошаган һөнәр турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Йомгаклап, алар өчен  «Кем булырга?» дип аталган мультфильмнан өзек күрсәтелде.