Театр иленә сәяхәт
10 октябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Театр иленә сәяхәт” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Анда I мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакырылган иде.
Укучылар Татарстанда, шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә урнашкан театрлар турында кызыклы мәгълүмат белән танышты, ә Казан шәһәрендә урнашкан “Әкият” курчак театры аларда аеруча кызыксыну уятты.
Дәрес азагында укучыларга “Театр – серле дөнья” дип исемләнгән презентация күрсәтелде.