Центр детского и семейного чтения

“Нәрсә ул мәдәни көндәлек?”

«Укучының мәдәни көндәлеге»  республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты кысаларында, 19 сентябрь көнне, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  “Нәрсә ул мәдәни көндәлек?” дип аталган бердәм мәдәни дәрес үтте. Анда 1нче урта мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәгә укучылар үзләренең мәдәни көндәлекләре белән килгән иде. Китапханәче аларга мәдәният төшенчәсе турында аңлатма бирде, республикадагы шулай ук шәһәребездә булган мәдәни объектлар турында кызыклы мәгълүмат сөйләде, сайтта бара торган конкурсларда катнашырга кирәклеген искәртте. Укучылар китапханәче белән бергә көндәлектәге ребус, бирем, сканвордларны чиште.