Центр детского и семейного чтения

Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс

“Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” һәм Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Анда 1нче урта мәктәп укучылары чакырылган иде.

Китапханә хезмәткәрләре һәр һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы, аларның үзләренә генә хас сыйфатлары турында сөйләде. Укучылар исә, мәктәпне тәмамлаганнан соң кем булырга, кайсы һәнәрне сайларга теләүләре турында әйтте. Әңгәмә рәвешендә барган бу очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, һөнәрләр турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алды.