Центр детского и семейного чтения

Китап туган йорт!

Татар китап нәшриятына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан, 5 сентябрьдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, “Китап туган йорт!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе үтте. Анда 1 урта мәктәпнең III- IV сыйныф укучылары чакырылган иде.

Китапханәчеләр укучыларны кыскача Татар китап нәшриятының тарихы, шулай ук  үзәктәге иң олы, ягъни 1957 елда бастырылып чыгарылган китаплары  белән таныштырды. Укучылар ул еллардагы басма белән хәзерге заманда бастырыла торган әдәбиятны якыннан тотып, аларны узара чагыштырып карау мөмкинлеге алды.

Йомгаклап, “Китапханәнең аксакаллары” дип исемләнгән акция үткәрелде. Һәркем үз фикере, хис-тойгылары белән уртаклашып таралды.