Беслан фаҗигасе һәркем хәтерендә
4 сентябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, Террорга каршы көрәш көне уңаеннан, “Фәрештәләре шәһәре” дип исемләнгән хәтер дәресе үтте. Анда 1нче урта мәктәпнең III-IV сыйныф укучылары чакырылган иде.
Дәрес барашында моннан нәкъ 15 ел элек Төньяк Осетиядә булган фаҗига искә алынды, терроризм һәм экстремизм турында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Видеопрезентация барышында алар “Нәрсә ул терроризм һәм экстремизм?”, “Террорчыларны ничек итеп күз алдына китерәсез?” кебек сорауларга җавап бирде. Фаҗигадә һәлак булганнарны укучылар басып, бер минут тынлык белән искә алды. Дәрес вакытында алар гадәттән тыш хәл булган очракта, үзеңне саклап калу өчен нинди чаралар башкарырга кирәклеге турында белде, тагын бер кат кичектергесез хезмәт һәм полиция хезмәткәрләренең телефоннарын искә алды.