Центр детского и семейного чтения

Дус булыйк, тату яшик

Җәй айларында шәһәрдә традицион урам бәйрәмнәре уздыру күптән инде матур чарага әйләнде. Аның чираттагысы, 16 август көнне 1нче һәм 3нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе көчләре белән, Балалар һәм гаилә уку үзәге территориясендә үтте.

Микрорайон җыр-моң, балалар өчен оештырылган күңелле уеннар белән башланып китте.  Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, сүзен төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, районның үсешенә зур өлеш керткән лениногорскилыларга рәхмәт әйтте, киләчәктә дә шәһәребезнең төрле кварталларында  яшәүчеләрнең дус-тату булуын, тирә-юньне матурлап яшәвен теләде.

Үз теләкләрен шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, “Татбурнефть” җәмгыяте директоры урынбасары Шамиль Гафиатуллин җиткереп, күңелле кәеф теләде.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашучыларга бу көнне Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмне шулай үзешчән сәнгать артистлары, “Астра” балалар ансамбле чыгышы бизәде. Барлык теләүчеләр көнне татлы күчтәнәчләр һәм кайнар чәйдән авыз итте.