Центр детского и семейного чтения

Елан очрый калса...

26 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ужик на солнце” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Анда 1нче һәм 3нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе каршындагы лагерьга йөрүче балалар чакырылган иде.

Китапханәче балаларга еланнар булырга яраткан урыннары турында һәм башка кызыклы һәм файдалы фактлар турында сөйләде. Моннан тыш, елан очрый калса, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә дә тукталды. Балалар бик теләп викторинада катнашты,  урман кагыйдәләре турында видеоролик карады.